Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия Федерациясе Коткаручысы көне белән котлавы

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен җиңел булмаган, әмма игелекле эшне - бәлагә тарыган кешеләргә беренче булып ярдәмгә килүне сайладыгыз. Куркынычны җиңеп һәм үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кыйбат - Кеше гомерен саклап каласыз. Барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт белдерәм, тармак ветераннарына сез коткаручыларның яшь буынына тапшырган тәҗрибә һәм осталык өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек,тынычлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International