Сарманда Кыш Бабай резиденциясе ачылды. Кыш бабай бөтен кешене үз резиденциясендә көтә. Кыш Бабай резиденциясе - балалар әкияткә кагыла ала торган урын, олылар кабат балалар кебек тоела. Кыш бабай янына кунакка барлык теләүчеләр килә ала.
Һәр бала шигырьләр сөйли, җыр җырлый, шулай ук татлы бүләк ала һәм фотога төшә ала.
Резиденция 9 гыйнварга кадәр көн саен 14.00 дән 19.00 гә кадәр эшли. Бу вакытта балаларны уеннар, конкурслар, биюләр көтеп калачак. Керү-бушлай.