Бүген Сарман мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел чыршысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Котлауларга район ветераннар советы рәисе Асылъяр Харисов та кушылды. Чара концерт номерлары белән дәвам итте.