Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Бу көнне балалар зур түземсезлек белән көттеләр. Бакчабыз сихри әкияткә чумды. Алар биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр таратты. Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!