Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы бара. Авыл җирлекләре арасында бәйге ике этапта алты номинация буенча үткәрелә. Беренче этап муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Икенче этапта комиссия тиешле 5 зона төркемнәре буенча җирлекләр арасында конкурста җиңүчеләрне билгели.
Бүген Яңа ел бизәлешен карау һәм бәяләү буенча күчмә чаралар кысаларында конкурс комиссиясе Сарман районында булды. Республика комиссиясен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев каршы алды.