Яңа ел – иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, аны балалар әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр. Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасында Яңа ел иртәләре узды. Матур бизәлгән зал, чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Убырлы карчык һәм башка бик күп әкият персонаңлары балаларны көттеләр. Балалар могҗизалар, маҗаралар, искиткеч үзгәрешләр һәм сюрпризлар дөньсына чумдылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр укыдылар, уеннарда бик теләп катнаштылар. Бик күп уңай эмоцияләр һәм күптән көтелгән бүләкләр алдылар. Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез!