Сарманның Үзәк паркында Кыш Бабай резиденциясе көн саен 14.00-19.00 сәгатьтән эшли

2022 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел якынлашып килә, дуслар!

Районыбызның Узәк ял паркында чыршы балкый. Балаларыгыз белән килергә ашыгыгыз.

Кыш бабай бөтен кешене үз резиденциясендә көтә. Кыш Бабай резиденциясе - балалар әкияткә кагыла ала торган урын, зурлар узләрен кабат балалар кебек тоя алалар. Кыш бабай янына кунакка барлык теләүчеләр килә ала.

Һәр бала шигырьләр сөйли, җыр җырлый, шулай ук татлы бүләк ала һәм фотога төшә ала.

Резиденция 9 гыйнварга кадәр көн саен 14.00 дән 19.00 гә кадәр эшли. Бу вакытта балаларны уеннар, конкурслар, биюләр көтеп калачак. Керү-бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International