Саклаубаш авыл җирлегендә яңа 2023 нче елны каршылауга багышланган чаралар гөрләп узды. Авылларда мәданият хезмәткәрләре һәм үзэшчән артистлар матур концертлар куйдылар. Скетчлар, шаян сүз, җыр-моңнар күп булды. Авыл халкы зур рәхмәтләр әйтеп, чаралардан бик кәнагать булып таралды.