Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хәснуллинның Яңа Ел белән котлавы

2022 елның 31 декабре, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!

 

Бусагада – яңа ел. 2022 ел үзенең бәхетле мизгелләре һәм үкенечләре, шатлык-куанычлары һәм югалтулары, казанышлары һәм борчу-мәшәкатьләре белән тарихка кереп бара. 

Әйе, узып баручы 2022нче ел бик үзенчәлекле, илебез өчен зур сынаулар елы булды.

Әмма республикабыз, районыбыз халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем-сабыр холкы, бер-берсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларда, милли проектларда катнаштык. 

Торак төзү, социаль объектларны, күпкатлы йортларны һәм ишегалларын реконструкцияләүне дәвам иттек. Юллар төзү, чиста су белән тәэмин итү, урам утларын яңарту, газлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы, районыбызны яшелләндерү юнәлешендә шактый эшләр эшләнде.

Сарайлы һәм Колмәт авылларында яңа ФАПлар төзелде. Яңа Имәндә авыл советы бинасы салынды. Сарманда үзәк хастәханә ишегалдында 24 фатирлы йортта төзелеш эшләре тәмамланып килә. Аграр көллияттә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре башкарылды. Бу программалар киләсе елга да дәвам итәчәк. 

Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.

Кайсы өлкәне генә алсак та, ел дәвамында район халкы тырышып эшләде.

Нефтьчеләребез, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фидакарь хезмәт куйдылар. 

Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, кече бизнес вәкилләре район икътисадын ныгытуга үз өлешләрен кертте.

Мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә эш дәвам итте.

Быел, Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100-еллыгына багышлап, күп чаралар үтте. Цифрлаштыру елы кысаларында шактый гына эшләдек.

Узып баручы ел сарманлыларның кыенлыкларга каршы тора алуларын, кискен шартларда да берләшеп, бурычларны хәл итә алуларын, киң күңелле, шәфкатьле, ярдәмчел булуларын күрсәтте. 

Сарман районы махсус операциядә катнашучы егетләргә 30 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде. 

Хөрмәтле якташлар!

Районыбыз нинди генә уңышларга ирешсә дә, бу барыбызның да уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Ел буе намуслы хезмәт куйган, тормышның барлык өлкәләрен – нефть тармагы, авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы, кече бизнес, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне юллыйм. Хезмәтегез, гореф-гадәтләргә тугры булуыгыз, туган ягыбызга мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт! 

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен шатлык белән каршы алырга насыйп булсын. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Дөньялар тынычланып, бүгенге көндә илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбыз исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын, Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде.

 Бәхетле Яңа еллар сезгә, хөрмәтле райондашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International