Ләшәү Тамак авыл җирлегендә яңа 2023 нче елны каршылауга багышланган чаралар гөрләп узды. Авылларда мәданият хезмәткәрләре һәм үзэшчән артистлар матур концертлар куйдылар. Авыл халкы зур рәхмәтләр әйтеп, чаралардан бик кәнагать булып таралды.