"Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә йомгаклау җыелышы.

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

     2023 елның 19 гыйнварында Җәлил поселогы мәдәният Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А. Кәримовның отчет җыелышы узды.

     Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М., Сарман муниципаль районы прокуроры Федоровская Т.А., Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге башлыгы Камалюков О. М., “Җәлилнефть” нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Әхмәтшин Р. А., Совет депутатлары, район һәм поселок оешмалары, учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

     Бистәнең бюджет учреждениеләре тарафыннан Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган күргәзмә оештырылды.

     Җентекле нотыклар белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р. А. Кәримов, Азнакай ПТС баш инженеры А. Р. Хурмашев, ООО «УК Сармановского района» директоры А. Ш. Мәүләвиев, Җәлил полиция бүлеге җитәкчесе Вәлиуллин А. А., Сарман районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Галимов А. И., Сарман муниципаль районы социаль яклау бүлеге мөдире Гыйльметдинова Л. М. чыгыш ясадылар.

     Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. район эшчәклеге белән таныштырды.

     Чара активистларны бүләкләү белән тәмамланды. Катнашучылар Җәлил район хастаханәсенең участок табибы Арсланов Фирдәвес Рәшит улына " Җәлил шәһәр тибындагы поселогының Мактаулы гражданы» исеме бирелүне җылы каршы алдылар.

                                                                                      Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International