23 нче январь көнне Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Беренче көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы җирлектә узган елда эшләнгән эшләр буенча чыгыш ясады. Аннан соң “Туган як” агрофирмасы баш инженеры Радик Равилович чыгышын тыңладылар. Өченче көн тәртибе буенча районда тәртип саклау өлкәсенең торышы турында участок уполномоченныйлары бүлеге начальнига Ильшат Ирекович чыгышын тыңладылар. Чираттагы чыгышында район Башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкатовна муниципаль районнның 2022 елдага эшләгән эшләренә отчет ясады. Соңыннан халыктан сораудар, теләкләр, бүләкләүләр булды.