Азалак авыл җирлегендә отчет җыелышы

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Азалак авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды.

Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды.

«Нөркәй» агрофирмасының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән “Нөркәй” агрофирмасының "Уңыш" җитештерү комплексы идарәчесе  Розумбетов Рөстәм Канжай улы таныштырды.

Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе  Хайбрахманова Г.Р., Сарман участок урманчысы Вахитов А.З., Сарман районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Гусманов Р.Р.,  полиция участок инспекторы Салимгараев Р.Д. чыгыш ясадылар.

Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм коймак белән чәй өстәле оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International