Бүген, Югары Чыршылы авыл җирлегендә, отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Камалетдинов И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Нөркәй» агрофирмасы вәкиле Розумбетов Р.К. чыгышын тыңладылар. Татарстан Республикасы Сарман районы буенча ОНД житәкчесе Госманов Р.Р. районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча язгы-җәйге чорга булган мәгълүмат белән таныштырды. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәсович 2022 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде. Чыгышлардан соң гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә һәм чәй эчү оештырылды.