Җирлек башлыгы Данияр Газизов 2022 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен баш агроном М. М. Мирзасалихов җиткерде. 2022 елда хокук тәртибе турында Сарман эчке эшләр бүлегенең вәкаләтле участок полицияләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Латипов И. И. доклады тыңлады.Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы чыгыш ясады.
Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.