25 гыйнварда мәктәбебез базасында Яшь мөгаллим мәктәбенең чираттагы утырышы булды. Ул семинар-практикум форматында үтте. «Педагогик осталыкны аралашу аша үстерү» исеме астында үткән очрашуны Гарипова А.И. һәм 8 б сыйныфы укучылары башлап җибәрделәр. Аларның чыгышы белән без мәктәптә Укытучы һәм остазлар елын башлап җибәрдек. Студентлар көнендә яшь укытучыларыбыз педагогика дәресендә студент елларын искә алдылар. Тәҗрибәле укытучыларыбызның дәресләрен карадылар, тренингларда булдылар.