Карашай-Саклау авыл җирлеге халык җыены

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 гыйнвар көнне Карашай-Саклау  авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В.  2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2022 елдагы эшчәнлеге турында  Шәйхеразиев Х.Ш. сөйләде.  Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин  Ф.М чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International