2023 нче елның 26 нчы гыйнварында Җәлил поселогы мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы булды. Бистә оешмалары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Җәлил гимназиясе коллективы чарада Башкорт һәм Мари милли биюләре белән чыгыш ясап катнашты. Чыгыш уңышлы үтте!