Шыгай авылында Кышкы балык тоту чарасы - 2023

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

28 гыйнварь көнне Шыгай авылында ел саен кышкы балык тоту чарасы уздырылды. Әлеге чара елдан-ел масштаблы вакыйгага әверелә. Бүген дә үз көчләрен һәм уңышларын сынап карарга бик күп балыкчылар килде, теркәлгән катнашучылар 60тан артык иде, алар арасында балалар да бар иде. Номинацияләр буенча җиңүчеләрне Сарман муниципаль районы Фәрит Хөснуллин  тәбрикләде:

"Иң зур уңыш" Садыков Радикныкы (6,9 кг)

Хатын - кызлар арасында "Иң зур уңыш " - Долгунова Ләйлә

"Иң зур балык" - Мортазин Ришат

"Иң кечкенә балык" - Гыйльфанов Иршат

"Иң хөрмәтле балыкчы" - Исмәгыйлев Илгиз 

"Иң яшь балыкчы" - Латипов Тимерхан

"Гаилә парлары" - Шәмсемөхәммәтовлар гаиләсе

Катнашучыларны һәм тамашачыларны тәмле пылау, хуш исле чәй һәм коймак белән сыйладылар. Бу ярышны оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә һәм битараф булмаганнарга зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International