Шәрләрәмә авылының спорт мәйданчыгында Хәтер кубогына хоккей ярышлары оештырылды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Шәрләрәмә авылының спорт мәйданчыгында Хәтер кубогына хоккей ярышлары оештырылды. Менә бишенче ел инде җирлектә хоккейчы егетләр вафат булган әти-әниләренең якты истәлегенә уеннарын багышлыйлар. 

- Быел да ярышлар бик күңелле үтте. Барлыгы 4 команда катнашты. Ярышларны күзәтергә район башкарма комитеты рэисе Валиев Ф.А. да килгән иде. Халык та уеннарны бик кызыксынып карады. Нәтиҗәдә Тукай районы Мәләкәс командасы җиңү яулады. Шәрләрәмә - икенче, Мортамак командасы өченче булдылар. Петровка Завод хоккейчылары дүртенче урынга чыктылар, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International