2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Сталинградны саклауның 200 герой көне тарихка иң канкойгыч һәм мәрхәмәтсез булып кереп калды. Шәһәрне тапшыру хәрби җиңүгә генә түгел, идеологик җиңелүгә дә тиң иде. 1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы тәмамлана. Сталинград Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә совет кешеләренең ныклыгы, батырлыгы һәм каһарманлыгы символы булды. 1945 елның 1 маенда Сталинградка герой-шәһәр мактаулы исеме бирелә. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм Сталинград сугышы елларында совет гаскәрләренең батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International