Куҗак авылы мәдәният йортында "Ак калфак" берләшмәсендә катнашучылар очрашуы узды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 ел Татарстаныбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак башланып китте. "Ак калфак" татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы  милләтебезнең рухи байлыгын саклап аны балаларыбызга, яшь буынга тапшыруда һәрвакыт файдалы, кызыклы очрашулар оештыра.  Куҗак авылы мәдәният  йортына эшлекле сәфәр белән башланып китте бу ел. Оешма эшчәнлеге белән танышып алганнан сон авыл халкы,  балалар белән бергәлектә кул эшләре белән шөгыльләнеп, татар халкыбызның көй- моңнарын    искә алып-"Әнисә" көенә кашык кагып җырлап биеп күңелле ял кичәсе булды. Сарман районы авылларында мәдәниятебезне, милли үзаңыбызны саклап яшәүче апа - әбиләребез, өлкәннәребез булуы күңелгә жылылык өсти, яңа әшләргә дәрт өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International