Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман районы буенча иҗтимагый вәкиле - шәхси эшмәкәр Венера Хөсәенова белән очрашты. Очрашуга районда кече бизнесны үстерү буенча агымдагы вәзгыять, эшмәкәрләрнең проблемалы мәсьәләләре, эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү, үсеш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча бурычлар куелды — якын арада төп максат-катлаулы икътисадый ситуациядә, чикләүләр шартларында эшмәкәрләрнең эшен җиңеләйтү.