«Сталинград: 200 көн батырлык һәм ныклык» - батырлык дәресе.

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

          Сталинград кан коешы - икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән.

          Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел. Сталинград сугышында совет гаскәрләренең җиңү яулавы – Бөек Ватан сугышында хәлиткеч вакыйга булып тора.

           Шул уңайдан Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман гимназиясенең 6-7 сыйныф укучылары өчен «Сталинград: 200 көн батырлык һәм ныклык» исемле батырлык дәресе үткәрделәр.Укучылар, тарихи фактларга нигезләнеп, Сталинград сугышы, сугыш вакытында совет солдатларының, халкының күрсәткән батырлыгы турында мәгълүмат алдылар, күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар һәм шул темага  презентация карадылар.

           Чара Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү, илнең батыр үткәне үрнәгендә укучыларга патриотик тәрбия бирү, балаларда сугыш еллары батырлыклары белән горурлык, Бөек ветераннарга карата рәхмәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International