Ватанны саклау дигән һөнәр бар

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көрәшләренең берсе булган Сталинград өчен сугышта совет сугышчыларының җиңү яулаган көне. Шул уңайдан бистәнең барлык 11 сыйныф укучылары икенче мәктәпкә җыелды. Биредә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиев, хәрби комиссариат вәкилләре катнашында хәрби-патриотик темага әңгәмә үткәрелде. 1 февраль көнге сыйныф сәгатьләрендә дә сүз халкыбызның Сталинград өчен барган сугыштагы тиңдәшсез батырлыгы турында барган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International