Бүген Сарман муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы конференциясе узды, анда Сарман муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Харисов Асыляр Мөнәвир улы отчет белән таныштырды. Ганиуллина Гөлүсә Нурулла кызы - Сарман муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы контроль ревизия комиссиясе рәисе - контроль ревизия комиссиясе отчеты белән чыгыш ясады. 2022 елда Азалак авылы ветераннар (пенсионерлар) Советы эшчәнлеге буенча эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында Фарлукшина Мөҗәллия Мөҗәһит кызы сөйләде. Сарман муниципаль районында 2022нче елда эшләнгән эшләр һәм 2023нче елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы чыгыш ясады.
Шулай ук ветераннар (пенсионерлар) Советы эше буенча киңәшләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.