"Экология — һәркемнең эше " дигән девизы астында Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе узды.
Ханнановлар гаиләсе ел саен район экологиясен яхшыртуга зур өлеш кертә. Быел да Азалия Ханнанова гаиләсе белән бергә конкурста катнашу өчен Sunnyfest бәйрәме турында ролик әзерләде.
Районыбызның актив халкына табигатькә битараф булмаулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең өлешегез - планетабызның чиста киләчәге.