2023 нче елның 5-7 нче февралендә рус телендә белем алучы мәктәпләрнең татар теле рус телле төркемнәреннән республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан Җәлил гимназиясендә белем алучы 2 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Мамедов Рамал призер булды. Укытучы Шакирова Эльмира Финус кызы. Котлыйбыз!