Җәлил гимназиясе базасында инновацион мәйданчык

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе


2023 нче елның 1 нче февралендә Сарман мәгариф бүлегендә инновацион мәйданчыклар проектларын яклау булды. Чарада 9 балалар бакчасы һәм 7 мәгариф учреждениесе катнашты. Җәлил гимназиясеннән химия һәм биология укытучысы Замаева Л. Н. "СМАРТ-мәктәп" моделен табигый-фәнни юнәлеш буенча кертү" темасы белән чыгыш ясады. Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясенә муниципаль инновацион мәйданчык исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International