Дөрлеҗинан апа олы юбилеен ачык зиһен, әйбәт хәтер белән каршылый

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
Дөрлеҗинан апа Сарман авылында туып-үсә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, бик иртә колхозда эшли башлый. Аркасына биштәр асып, карлы су ерып, Бөгелмәдән җәяүләп орлыгын да ташый, өч ел рәттән Горький якларына торф чыгарырга бара, урман да кисә.
Аны олы юбилее белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Фәридә Рәхимова, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International