8 февраль көнне Азнакай шәһәренең 21нче санлы "Сандугач" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2023" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйдуллина Лия Линар кызы бу этапта лаеклы чыгыш ясады. Аны котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез!