Бәйрәм алдыннан саклаучыларга Россиянең барлык почмакларыннан котлаулар җибәрелә! Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары да әлеге акциягә кушылалар. Рәсемнәр, шигырьләр, өчпочмаклы матур хатлар-боларның барысы да үз куллары белән Россия солдатларын Ватанны саклаучылар көне белән котлау өчен төзелә.