Бүген мәктәбебездә күренекле якташларыбыз Г.Зәйнәшева белән С.Рәфыйков юбилейларына багышланган "Әдәби туган як" республикакүләм. Укуларының йомгаклау тантанасы булды. Анда республикабызның 26 районыннан кабул ителгән иҗади, фәнни эшләр авторлары, рәсем, җыр фестивале җиңүчеләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мөхтәрәм галимнәр, җитәкчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Әдипләрнең иҗаты, хезмәте, тарихтагы эзләре хакында күп мәгьлүмат алынды С.Рәфыйковның Зур Нөркәйдәге, Зәй шәһәрендәге эзләре барланды Г.Зәйнәшеваның җырлары яңгырады. Проект кураторы академик, мөхтәрәм галим Х.Й. Миннегулов быелгы Укулардан да җылы тойгы белән китүен белдерде. Бу безнең өчен зур бәя.