"Гадел хөкем" проекты

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

"Гадел хөкем" проекты кысаларында Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе тарафыннан ел саен Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 9-11 сыйныфлары һәм I, II техникум курслары укучылары арасында юристлар көненә багышланган иншалар бәйгесе уздырылды. Конкурсның Оештыру комитетына барлыгы 288 эш тәкъдим ителде. Конкурс йомгаклары буенча МББУ «Олы Нөркәй урта мәктәбенең " 11нче сыйныф укучысы Камиля Гатиятуллина II урынны алды (җитәкчесе – Әшрәфҗанова ГА.). Район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов һәм аның ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова аны җиңү белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International