Бакчабызда Май чабу бәйрәме

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Май чабу бәйрәме-бик күңелле бәйрәм.  Бу көнне кышны озатып, язны каршы алалар. Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында да Май чабу бәйрәме узды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле биюләр биеделәр, аннары рус халык уеннарын уйнадылар. Балаларның  йөзендә бәйрәмнең якты хисләреннән елмаю балкыды. Соңыннан балалар тәмле коймаклар белән сыйландылар.Бу искиткеч көн җылы һәм күңелле атмосферада үтте. Мондый бәйрәмнәр яшь буынны үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәтүгә ярдәм итә һәм, кагыйдә буларак, балаларның хәтерендә озак сакланып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International