Бүген Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә районнан чираттагы гуманитар ярдәмне озаттык.
«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсендә, район ветераннар Советында җыелган гуманитар ярдәм ике машинага төялде. Барлыгы ике тоннадан артык азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, кием-салым әзерләнде, илебез сакчыларына язылган хатлар да җибәрелде.
Якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Мигаҗәм улы Салихов һәм аның гаиләсе, Украинада хезмәт итүче егетләребезнең сорауларына нигезләнеп, кирәк-яраклар булдырды, гуманитар йөк әзерләүдә зур ярдәм күрсәтте.
Игелекле гамәлгә якташлар, авыл җирлекләре халкы, гомумән, бөтен райондашлар – теләгән һәркем кушылды.
Чарада шулай ук район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, крестьян–фермер хуҗалыклары, иҗтимагый оешмалар, юнармиячеләр һәм башкалар катнаштылар.
Хөрмәтле райондашлар, барыгызга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм.