Бүген Сарман районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Р. М. Фәттахов булды. Комиссия белән бергә ул машина шлейфын карады, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, сидератка горчица чәчү һәм туфракны бораулау кырларында булды.
Техниканың әзерлегенә һәм язгы-кыр эшләрен үткәрү барышына югары бәя бирде.