Халыкара сәламәтлек көне алдыннан Җәлил бистәсенең Шахмат клубында бистәнең башлангыч сыйныф укучылары командалары арасында Татарстанның атказанган укытучысы Әлимов Әнвәр Касыйм улы истәлегенә тәүге тапкыр шахмат турниры уздырылды. Турнир икенче санлы Җәлил урта мәктәбе администрациясе инициативасы белән оештырылды. Турнирның башлану тантанасына Әнвәр аганың укучылары, бүген аның эшен дәвам итүчелә чакырылдды: Татарстан Республикасының атказанган тренеры Щербаков Виктор Алексеевич, “Батыр” спорткомплексы директоры Галиәхмәтов Айдар Илдар улы, бокс буенча тренер Нуриев Ильяс Абдулла улы, физик тәрбия укытучылары, тәҗрибәле тренерлар Ихсанов Эдуард Рафис улы, Тимергалин Рөстәм Хәмит улы, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Талибуллин Рамил Кәтиф улы.
Кунакларның хатирәләрен, баш судья Геннадий Сергеевич Зыковның таләпләрен тыңлаганнан соң, уен башланып китте. Турнирда өч мәктәптән дүрт уенчыны берләштергән 8 команда катнашты. 3 сәгатькә сузылган мавыктыргыч уен ахырында шәхси беренчелек һәм командалар арасында урыннар билгеләнде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Командалар исә кыйммәтле призга ия булды.