Сарман аграр көллияте III курс студенты Гайнетдинов Газинур Марат улы 1 урын яулады һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Әлеге чемпионатның региональ этабында җиңүче Татарстан Республикасы җыелма командасына керәчәк һәм 2023 елның сентябрендә Бөек Новгородта югары технологияләр чемпионатының ярымфиналында һәм ноябрь аенда Санкт-Петербургта финалда Республика исеменнән чыгыш ясаячак.
Эксперт комиссиясе әгъзалары тарафыннан куелган балларны исәпләү нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленгән::
1 урын - Гайнетдинов Газинур Марат улы, Сарман аграр көллияте;
2 урын - Миргалимов Рифат Ришат улы, Актаныш технология техникумы;
3 урын - Гарипов Булат Хәлим улы, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте.