Хөрмәтле район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Сезнең җилкәгездә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне Ватанны саклауга һәм хәрби хезмәт абруен күтәрүгә әзерләү буенча зур җаваплылык ята. Сез гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү һәм үткәрү, мобилизация ресурсларын формалаштыру, запаска җибәрелгән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын гамәлгә ашыру һәм социаль яклау белән бәйле бурычларны үтисез. Хәрби комиссариатның барлык шәхси составына хезмәт бурычына тугрылык, тырышлык һәм профессионализм өчен рәхмәт белдерәм. Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.