8 апрельдә Минзәлә шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча районара турнир узды. Уеннар «Юбилейный» урта мәктәбе (ирләр командалары) һәм Минзәлә педагогика көллиятенең спорт залы (хатын-кызлар командалары) базасында узды🏐
Очрашулар нәтиҗәләре буенча ир-атлар командасы 1 урынны, хатын-кызлар җыелма командасы 3 урынны алды.
Ир - атлар командалары арасында иң яхшы уенчы Хадиев Риназ, хатын - кызлар командалары арасында иң яхшы уенчы Солтанова Чулпан.