12 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде. 12 апрель көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан һәм укучыларның космос турындагы кузаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан «Галәмгә сәяхәт» исемле видеоролик күрсәтелде.