2023 елның 15 апрелендә тыл хезмәткэре Митрофанова Зоя Алексеевнага 95 яшь тула. Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., КЦСОН Шәфкать директоры Мөхлисуллина Л. З., Сарман районы буенча ветераннар Советы Рәисе Харисов А. М., Александровка авыл җирлеге башлыгы Вафин И. Ф., Александровка авыл җирлеге буенча ветераннар Советы Рәисе Әхмәтҗанова Ф. З. Зоя Алексеевнаны шундый истәлекле дата белән котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.