“Татар сүзе. Илаһи сүз хозурында” районкүләм нәфис сүз бәйгесе

2023 елның 14 апреле, җомга

Халкым теле миңа-халык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Бүген районыбызның мәдәният йортында “Татар сүзе. Илаһи сүз хозурында” районкүләм нәфис сүз бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Әлеге Бәйге Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы ярдәме белән уздырыла.

Бәйгенең максаты - татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популяштыру, татар әдәбиятында һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.

60 катнашучы ике номинациядә сүз осталыгында сынаштылар: шигърият һәм проза. Мәртәбәле жюри һәр катнашучыга тиешле бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International