"Яңа заман - яңа һөнәрләр"

2023 елның 14 апреле, җомга

"Бердәм Россия белән карьерам" проектын тормышка ашыру кысаларында Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре "Сарман гимназиясе" МББУ 10 "А" сыйныф укучылары өчен "Яңа вакыт – яңа һөнәрләр" конкурс программасын үткәрделәр.  Уен катнашучылары 2 командага бүленеп, үз фирмасын булдыралар һәм аны тәкъдим итәләр, бурычларны хәл итәләр, үз фикерләрен белдерәләр. Уен барышында дөрес җаваплар өчен очколар җыялар.  Ахырда җиңүчене билгеләделәр. Нәтиҗәдә, укучылар һәркемнең кызыксынулары һәм омтылышлары, мөмкинлекләре һәм сәләтләре буенча дөрес һөнәр сайларга өйрәнделәр.  Конкурс җанлы шартларда узды, барысы да канәгать калды.

Чарада «Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры һәм әйдәп баручы инспекторы һәм Бердәм РОССИЯ партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International