Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы

2023 елның 19 мае, җомга

18 майда җәйге каникул чорында балалар иминлеген саклау мәсьәләләренә багышланган мәктәпкүләм  ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка тормыш иминлеген саклау белән бәйле барлык төр хезмәт вәкилләре чакырылды. Җыелыш барыгшында ата-аналрга балаларның имгәнүләрен кисәтү, сәламәтлекләрен саклау, юлларда, сулыклардагы һәлакәтләрне киметү чаралары турында кисәтүләр ясалды. 
Җәлил санаторий-профилакториясе баш табибы О.И. Заһидуллина, профилакториядәге яңа юнәлешләр, балалар сәламәтлеген ныгыту буенча программалар турында сөйләде, ата-аналарны алардан файдаланырга чакырды. Хокук саклау хезмәткәре Р.Р.Газизуллина хокук бозуларны кисәтү буенча бик күп киңәшләр бирде. 
Җыелышта катнашкан Республиканың СПИД үзәге табибы А.С.Садриева ВИЧ инфекциясе белән бәйле вәзгыять, бу авыруны кисәтү турында сөйләде. Аның чыгышын табиб-нарколог Вәлиәхмәтов Э.Р. дәвам итте. Ул укучылар арасында бик киң таралган психотроп препаратлар, аларга бәйлелек, симптомнар турында сөйләде. Балаларга игътибарлы булу аша гына бу куркыныч бәйлелекне кисәтеп булганлыгын ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International