Бүген Ф.М. Хөснуллин рәислегендә дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының унҗиденче утырышы узды. Утырышта район прокуроры, район суды рәисе, эчке эшләр бүлеге начальнигы, район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сарман муниципаль районында милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Р. Сәхипова чыгыш ясады. Ф.М. Хаҗиева Сарман муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2022 елдагы эшчәнлеге турында хисабы белән чыгыш ясады. Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Нуртдинов Рәсим Ревовичка район Советы депутаты таныклыгын һәм билгесен тапшырды.