Бүген безнең мәктәптә, бөтен ил буенча меңләгән мәктәпләрдә кебек үк, 11 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы шалтырату яңгырады. Җәлилнең беренче мәктәбе диварларын 11 сыйныфтан 20 укучы ташлап китә. Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Г.Я. Идрисова, Җәлил ПАО "Татнефть" профкомы белгече А. Х. Мөхәммәтҗанов, Җәлил поселогы башлыгы Р.А.Кәримов, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндас Әнәс улы Сарман муниципаль районы башлыгы исеменнән бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы призерларына һәм җиңүчеләргә , шулай ук аларның остазларына 5 000 сумлык сертификатлар тапшырды. Безгә балаларга бәхет һәм барлык белемнәребезне имтиханнарда күрсәтү мөмкинлеге теләү кала!