Бүген Сарман районының барлык мәктәпләрендә дә "Соңгы кыңгыраулар" яңгырады. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман гимназиясендә тантаналы чарада катнашты. Фәрит Мөнәвирович чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, җитди сынауларда - чыгарылыш һәм керү имтиханнарында уңышлар уңышлар теләде, олимпиадаларда һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды.