23 майда 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Менә мәктәп балачагы үтте. Еллар сиздермичә үтте һәм бу тантаналы көнне тагын бер төркем укучыларыбыз мәктәп белән хушлашалар. Алар өчен мәктәптә күп еллар иңгә-иң торып белем биргән укытучыларның үгет-нәсыйхәт сүзләре, ата-аналарның күңелгә үтеп керерлек киңәшләре, мәктәп администрациясеннән һәм чакырылган кунаклардан тантаналы котлаулар яңгырый.
Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан укытучыларга һәм ата-аналарга карата җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр, җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр..
Без чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга укуда һәм хезмәттә уңышлар, саф тыныч күк телибез. Хәерле юллар.